Баулы районында санитар-чистарту ике айлыгы дәвам итә
Мәдәният хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан обелиск һәм һәйкәлләрне тәртипкә китерә.
Баулылар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Авыл җирлекләрендә территорияләрне чистарту өмәләре дәвам итә. Мәсәлән, Хәнсевәр мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре 30 апрельдә һәм 3 майда өмәгә чыкканнар, мәдәният йорты һәм обелиск тирәсен җыештырганнар, бордюрларны агартканнар.
Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре дә санитар-чистарту ике айлыгында территорияләрне чистарып торалар. Алар 1 майда, Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган обелискны тәртипкә китергәннәр: җыештырганнар, агарту эшләрен башкарганнар.
Чыганак һәм фото: https://vk.com/club106184107
https://vk.com/club15029416
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев