Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында музейны ремонтлыйлар

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның Кызылъяр авылындагы музей-йортында төзекләндерү эшләре бара.

Музей җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, музейда, нефть чыгаручы җәмгыять грантын кулланып, капиталь ремонт эшләре башланган.

Иң элек, Баулы туган як музее хезмәткәрләре ярдәме белән, экспонатларны җыю эше башкарылган.

Гүзәлия Газизуллина сүзләренә караганда, подрядчы оешма – “Ак-строй” җәмгыяте. Алар төзекләндерү эшләрен идән такталарын сүтү белән башлап җибәргәннәр. Биредә эчке фундаментны ныгытканнар, гравий түшәгәннәр, бетоннан стяжка ясаганнар, бу – “җылы идән”не монтажлау алдыннан башкарыла торган башлангыч эшләр. Аннары стеналарның бүрәнә араларын нынытып, жгут белән декорацияләү һәм музей-йорт периметры буенча тыштан фундаментны ныгыту эшләре башланган.

Фото: https://vk.com/fanis_yarullin_museum

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев