Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында мәктәп лагерьлары эшли

Районның ун мәктәбендә хезмәт һәм ял лагерлары оештырылган. “Баулы-информ” хәбәрчесе, Баулының 1нче мәктәбе хезмәт лагеренда булып, укучыларның эше белән танышып кайтты.

1 нче мәктәпнең хезмәт лагерена  бугенге көндә егерме бала йөри. Алар биредә иртәнге сигездән көндезге икегә кадәр була. Укучылар көн дәвамында түтәлләрдән чүп утау, җир йомшарту һәм су сибү кебек эшләр башкаралар Мәктәп бакчасында суган, чөгендер, кишер, бәрәңге, кыяр һәм башка төрле яшелчәләр утыртылган.  

Җәй көне бакчаны тәртиптә тоту укучыларга йөкләнгән. Укучылар мәктәп бакчасында бик теләп эшли. Җиденче сыйныф укучылары Айтач Ахмедова һәм Василий Егоров бакчада эшләү тәртибен яхшы беләләр. Мәктәп бакчасы чиста булса, укучыларның үзләренә дә күңелле.

Балалар кайнар аш белән тәэмин ителгән. Уку башлангач, мәктәп бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимеш һәм тәмләткечләр  ашханәдәге менюны тулыландырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев