Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында конфискацияләнгән алкоголь продукциясе юк ителә

Шушы көннәрдә Баулы складыннан легаль булмаган 450 литр алкоголь продукциясе, юк итүгә тапшыру өчен, төяп озатылган.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре законсыз әйләнештән алынган контрафакт алкогольнең зур партиясен “Росспиртпром” вәкилләренә юк итүгә тапшырган. Суд карарлары нигезендә юк ителергә тиешле 1649 литр алкоголь продукциясе 21-22 октябрьдә Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләре складларыннан алынган. Агымдагы елда стандарт таләпләренә, санитар кагыйдәләргә һәм гигиеник нормативларга туры килмәгән, халык сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырган 6494 литр алкоголь һәм спирт продукциясе юк итүгә җибәрелгән.

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев