Баулы районында Хәҗәр, Надир һәм Лея туган
2019 елның беренче яртыеллыгында Баулы районында 132 бала дөньяга килгән.
Баулы ЗАГС бүлегендә июнь аенда 24 туу турында таныклык бирелгән. Балаларның 12се – малай, 12се – кыз. Июнь аенда туган сабыйларга әти- әниләре Әмир, Артём, Тамерлан, Сәфинә, Сәмирә, Аделина, Диана, Надир, Марк, Эмилия, Имилия, Хәҗәр, Ариана, Лея, Никита, Иллария, Ансель, Венер, Эльдар, Арслан, Сергей, Динар, Дина, Сабина исемнәрен сайлаганнар. Иң яшь анага – 17, иң яшь әтигә – 19 яшь, иң өлкән анага – 39 һәм иң өлкән әтигә – 38 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев