Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында Фәнис Яруллин истәлегенә чаралар уза

Исән булса, якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга бүген, 9 февральдә, 84 яшь тулган булыр иде.

Бүген Татарстанның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллинның туган көне. Шул уңайдан районыбызда аны искә алу чаралары уза.

Фәнис Яруллинның туган авылында – Кызылъяр авыл китапханәсендә – җирле мәктәпнең 7-9нчы сыйныф  укучылары өчен “Язмышларга буйсынмас җан” исемле әдәби сәгать үткәрелгән.

Укучылар Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыганнар, язучының китаплары урын алган “Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышканнар.

Авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Җиһангирова “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, иртәгә китапханәдә балалар бакчасы сабыйлары өчен дә шундый чара үткәрү планлаштырыла.

Фото: Зөлфия Җиһангирова

Чыганак: https://vk.com/club146051931?w=wall-146051931_660%2Fall

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #фәнисяруллин #баулыинформ