Баулы районы авылларында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чаралар уза
Татар Томбарлы авылы китапханәсендә балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелгән.
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татар Томбарлы авылы китапханәсе мөдире Эльвира Әхмәтҗанова җирле мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары белән “Бергә булыйк, бердәм булыйк” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырган.
Укучылар дуслык, бердәмлек турында сөйләшкәннәр, шул хактагы мәкальләр белән танышканнар, аларның мәгънәләрен аңлатканнар, “4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышканнар.
Балалар, ике командага бүленеп, дуслык ромашкасын җыю ярышында да катнашканнар. Бу уенда укучылар, дуслык сүзенә туры килердәй сыйфатларны гына сайлап, дөрес итеп ромашка җыярга тиеш булганнар.
Чарада дуслык, бердәмлек турында шигырьләр дә яңгыраган.
ФОТО: ЭЛЬВИРА ӘХМӘТҖАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев