Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы район ГХАТ бүлегендә үткән айда 23 туу турында акт теркәлде

Баулы район ГХАТ бүлегендә үткән айда 23 туу турында акт теркәлде. Балаларның 11се малай, 12 кыз. 10 бала гаиләдә беренче булып, 6 – икенче, 5 - өченче, 1 – дүртенче, 1 - алтынчы булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур исемләр кушалар. Мәсәлән, сентябрь аенда Әмир, Ансель, Артур, Арес, Азман, Дамир, Данил, Ибраһим, Руслан, Риназ, Аделя, Аида, Айна, Василиса, Виктория, Кристина, Карина, Милана, Мария, Наталия, Элина, Ярослава дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь әтигә 24 яшь, иң өлкән анага 41 һәм иң өлкән әтигә 54 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 17 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә һәм иң яшь кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә – 66, кәләшкә – 50 яшь.

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев