Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында күршеләр дус яши

Татар Томбарлысы авылыннан Эльвира Әхмәтҗанова күршеләре Расиха һәм Ядкәр Сафиуллиннар турында бәян итә

Күрше хакы – Тәңре хакы, ди безнең халык. Күрше белән дус-тату яшәргә, низагларга кермәскә, аның хакын хаклап яшәргә дигәнне белдерә бу гыйбарә. Аллага шөкер, бу яктан без күршеләрдән бик уңдык. Ике як күршеләребез дә бик гади, ярдәмчел, бар яктан да уңган-булган кешеләр. Алар белән бик тату, һәрчак хәл белешеп, аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Ничек кенә булмасын, күршеләр иң якын кешеләр. Туганың белән көн дә күрешеп булмый, йомыш килеп чыкса да, киңәш кирәк булса да, иң беренче, күршеңә йөгереп керәсең. Бүгенге язмамны да үзебезнең якын күршеләребезгә багышлыйм.
 Ядкәр абый белән Расиха апа Сафиуллиннар икеседә Томбарлы авылында туып-үскән кешеләр. Шушы авылда гаилә корып, ике бала үстереп, тыныч һәм матур тормыш кичерәләр. Расиха апа колхозда хисапчы булып эшләде, Ядкарь абый атлар карады. Ул җиккән тройка атлары район Сабан туйларында һәрвакыт беренче урыннар алып килделәр. Атларны да ул, яратып, алар белән уртак тел табып, чабышка алдан ук ныклып әзерли иде. Хәзер, кызгынычка каршы, авылда атлар да калмады, андый матур тройкаларны, гомумән, районда да җигүчеләр юк.


 Расиха апа белән Ядкәр абый икесе дә күптән лаеклы ялда. Хәзер, шул ялның тәмен тоеп, һәрбер көнгә сөенеп, чөкердәшеп яшәп яталар. Мин аларның һәрвакыт оптимист булуларына, бервакытта да тормыштан зарланмауларына сокланам. Һәр эшне киңәләшеп, гел икесе бергә эшлиләр алар. Күрше булгач, барысы ды күз алдына бит – бер-берсенә кычкырып сүз әйткәннәре дә юк аларның. Киресенчә, Ядкәр абый Расиха апага, матур итеп, “әбекәй” дип эндәшә. Хатын-кызга җылы сүз, игътибар булса, ул өйнең кояшына әйләнә. Күршеләремнең өйләрендә һәрвакыт кояш, яктылык, җылылык хөкем сөрә. Расиха апа үстергән күп төрле гөлләр өй эчен тагын да җанландырып җибәрә, ә ул күңел җылысын биреп ясаган кул эшләре аларга кергән һәрбер кешене үзенә җәлеп итә.


 Күршеләрем икесе дә аш-суга оста: бер-берсен уздырып, тәмле ризыклар пешерәләр. Расиха апа камыр ашларын оста пешерсә, Ядкәр абый итле ризыкларны бик тәмле итеп әзерли.
 Уңган бакчачылар да әле минем күршеләрем. Виноград, кавын-карбыз, төрледән-төрле җимеш куаклары, яшелчә – барысы да бар Сафиуллиннар бакчасында һәм барысы да уңышны күп бирә. Иртә яздан кар яуганчыга кадәр аларның бакчасында бакча җиләге өлгерә. Бүгенгесе көндә дә аларның өстәлләрендә кып-кызыл җиләкләр. Бу җиләк үсентеләрен бик күпләргә тараттылар инде алар. Бу елны да җиләкләре бик уңды. Расиха апа алардан төрле кайнатмалар ясый, күпләп суыткычта туңдыра. Кыш көне бу тәмле җиләкләр белән безне дә сыйлыйлар әле. Бакчаларын карарга да, вакытында урманга барып, җиләк җыярга да өлгерәләр бит алар. Иң беренче кыр җиләген дә, мөгаен, алар җыялардыр. Булган кеше бар яктан да шәп була шул. Расиха апа чиләген тутырып җиләген җыя, Ядкәр абый мунчага имән, юкә, каен себеркеләре әзерли. Табигатьтә ял итеп, көч туплап кайталар да, кабат өй эшләренә тотыналар.
 Афәрин, диясе генә кала бу матур парга. Алдагы көндә дә исән-сау булып, тигезлектә, тыныч тормышта, балалар бәхетенә сөенеп, аларга кирәк-терәк булып яшәргә язсын сезгә, күршеләрем.


 Эльвира Әхмәтҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев