Баулы районында — игелекле эшләр
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Салих авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова, клуб хезмәткәре Тәслия Галиева, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашып, "Исламгалиевлар" КФХ башлыгы Вахит Исламгалиев ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәчләрне тапшырганнар.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, алар сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга Салих клубы хезмәткәрләре бик рәхмәтле.
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендә Салих клубы төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев