Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы музеенда курчаклар күргәзмәсе эшли

Баулының туган як музеенда “Сударушка” клубы әгъзалары курчак ясау серләренә төшенделәр. Алар музейның курчаклар күргәзмәсе белән дә таныштылар.

Туган як музеенда курчаклар күргәзмәсе ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “Курчакларның язгы балы” район конкурсында катнашучыларның эшләреннән оештырылган. Конкурста Баулы шәһәре һәм Исергәп, Александровка, Покров-Урыстамак, Кызылъяр авыллары балалар бакчалары катнашкан. Күргәзмәгә “Шатлык”, “Берёзка” тернәкләндерү үзәкләре вәкилләренең һәм Баулы районы оста кулларының эшләре дә куелган.

“Курчакларның язгы балы” конкурсында катнашучы Рина Куличковага 79 яшь, ул тегәргә, бәйләргә, чигү чигәргә ярата.

– Шулкадәрле матур курчаклар! – ди Нина Андреевна. –  Без кечкенә чакта мондый матур уенчыклар юк иде. Без тузган, ертылып беткән сырмалардан үзебез курчаклар тегә идек, чөнки сугыштан соңгы елларда бернәрсә дә юк иде бит. Бервакыт Чиләбегә туганнарыма кунакка баргач, капрон оеклардан һәм колготкалардан ясалган курчак күрдем. Өйгә кайткач, үзем шундый курчак тегеп карадым, килеп чыкты. Хәзер мин үзем ясаган курчакларны якыннарыма бүләк итеп бирәм.

Озак еллар балалар бакчасында эшләгән Дамия Әхмәтшинага курчаклар аеруча якын.

– Без кечкенә вакытта хәзерге кибетләрдә сатыла торган матур курчаклар юк иде, – ди Дамия Әхмәтшина. –  Әле дә хәтеремдә: иртә язда, кояш нурлары җирне җылыта башлаган чакларда, кызлар белән печәнлекккә менеп, салам һәм каен ботакларыннан курчак ясап уйный идек. Ул курчаклар безгә шулкадәрле кадерле иде. Кулдан ясалган курчаклар хәзерге балаларга да бик ошый, аларны аеруча үз итәләр.

Күргәзмә залына керүгә, бала чакка кайткан кебек буласың. Кечкенә вакытта уйнап үскән курчаклар искә төшә. Биредәге курчакларның күплегеннән күзләр йөгерешә. Ниндиләре генә юк!

Күргәзмә залында барлыгы 180нән артык курчак урын алган. Алар барысы да төрле материаллардан һәм төрле техникада эшләнгән.

Музейның декоратив-гамәли сәнгать студиясе җитәкчесе Румия Шәфыйкова курчакларның килеп чыгу тарихы, Россиядә курчак ясау эше хакында  сөйләде. Аннары мастер-класс барышында “Сударушка” клубы әгъзаларына “Кыңгырау” курчагын ясарга өйрәттеләр.

Чарага килүчеләргә үзенчәлекле күргәзмә дә, мастер-класс та бик оашды. Күпләр, еракта калган бала чакларыбызны искә төшердек, диделәр.

Баулының туган як музеенда ачылган курчаклар күргәзмәсе август башына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев