Баулы мәчетләрендә укулар башлана
Ел саен шәһәр һәм авыл мәчетләрендә гарәп теле һәм дин нигезләрен өйрәтү буенча укулар оештырыла. Быел да искәрмә түгел, тиздән мәчетләрдә дәресләр башланачак.
Баулы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, укулар башланыр алдыннан 29 нчы сентябрь көнне шәһәрнең “Гали” мәчетендә иртәнге сәгать 9да һәм “ Өмет” мәчетендә сәгать 10да җыелышлар узачак. Әлеге җыелышларга башлангыч дини белем алырга теләүчеләр чакырыла. Укулар бушлай оештырылачак. Дәресләрне хәзрәтләр һәм абыстайлар алып бара. Белешмәләр өчен телефоннар: 5-65-76; 5-93-85.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев