Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы мәктәпләрендә Әниләр көненә багышланган чаралар уза

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителә. Шул уңайдан районыбызда төрле кичәләр, концертлар оештырыла.

Әниләргә күпме яхшы, игелекле сүзләр әйтелсә дә, алар беркайчан да артык булмаячак. Шуңа бәйле рәвештә Кызылъяр мәктәбендә «Әни – иң якын кеше» дигән чара үткәрелгән. Кызылъяр мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева "Баулы-информ"га хәбәр иткәнчә, әлеге бәйрәмнең максаты — гореф-гадәтләрне саклау, анага сакчыл мөнәсәбәт, мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, гаилә традицияләрен ныгыту.
Бәйрәмдә төрле мастер-класслар булган. Мәсәлән, Кызылъяр мәдәният йорты хормейстеры Ләйсән Минишин   аксессуарлар ясау буенча мастер-класс үткәргән. 
Бәйрәмгә килгән әниләргә концерт та күрсәтелгән. Анда Баулы балалар сәнгать мәктәбенең яшь артистлары чыгыш ясаган.
Чара чәй табыны артында дәвам иткән.
Фото: Кызылъяр мәктәбе шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев