Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

БАУЛЫ КЫЗЫНЫҢ ЙӨЗ БАЛЛ АЛУ СЕРЕ ГАДИ

2018 елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) биреп һәм аның нәтиҗәләрен көтеп йөргән дулкынландыргыч көннәр артта калды.

Баулы районында БДИның төп этабы ничек үтүе турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Рима Огородникова сөйләде. Быел контроль-үлчәү материаллары имтихан кабул итү пунктында басылган, укучыларның җаваплары язылган бланкларны электрон вариантка күчерү эшен дә шунда башкарганнар. Моны укытучылар һәм техник хезмәткәрләр эшләгән. Имтиханнарның барышын җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшереп торган. Имтихан бирү пунк- тында видеокүзәтү алып барылган. Рима Халяфовна сүзләре буенча, имтиханнар барышында тәртип бозулар булмаган. Быел районның унбер мәктәбеннән унберенче сыйныф укучылары БДИ тапшырды. Болар – биш шәһәр мәктәбе (1нче һәм 6нчы мәктәпләрдән башка), Александровка, Кызылъяр, Покров-Урыстамак, Поповка һәм Татар Кандызы авыллары мәктәпләре.

Рима Огородникова сүзләренә караганда, 2016-2017 уку елыннан аермалы буларак, быел җиде фән буенча уңай үзгәреш күзәтелә. Рус әдәбияты буенча уртача балл 11,3 баллга, химия буенча – 8,5 баллга, информатика – 7,3 баллга, тарих – 5,9 баллга, математика – 4,2 баллга, биология – 3 баллга, рус теле – 1 баллга күтәрелгән.

Математиканың база дәрәҗәсе, физика, инглиз теле һәм география фәннәре буенча нәтиҗәләр түбәнәйгән. 2017 елдан аермалы буларак, югары баллга ия булучылар саны арткан. Бу сөенечле хәбәр. Узган елда 45 кеше булса, быел – 63 Рус теле буенча 43 укучы югары балл алган, аларның уникесе 91-100 балл җыйган. Инглиз теле һәм җәмгыять белеме буенча алтышар, профильле математика буенча дүрт югары балл иясе булган. Тарих, биология, информатика, рус әдәбиятын бирүчеләр арасында да югары балл алучылар бар.

Җиденче мәктәп укучысы Алия Ишбулдина аеруча яхшы нәтиҗәгә ирешкән – рус теленнән йөз балл җыйган (укытучысы Алинә Давыдова). Ул мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган һәм “Укудагы уңышлар өчен” медаленә ия булган. Мондый медальләр быел җиденче мәктәпнең өч укучысына, бишенче, өченче һәм Покров-Урыстамак мәктәпләреннән икешәр укучыга бирелгән. Алия Ишбулдина һәм аның яшьтәшләре турында укуны тәмамлау- чылар дип сөйләү инде дөрес булмас. Бүгенге көннәрдә алар югары уку йортларын сайлый, студент исемен алу өчен көрәшәләр. Аларга уңышлар юлдаш булсын.

– Мин БДИны бирү авыррак булыр дип уйлаган идем. Бик үк авыр булмады. Мәктәптә укыган вакытта эзлекле рәвештә хәзерләнергә, соңга калдырмыйча, укырга кирәк. Имтихан алдыннан гына хәзерләнә башлау дөрес тә түгел, авыр да. Без БДИга ныклап унынчы сыйныфта хәзерләнә башладык, – дип үз сере белән уртаклашты Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев