Баулы кызы төбәк фестивалендә уңышка ирешкән
4нче гимназиянең өченче сыйныф укучысы Руфина Абдуллина, “Сандугач сайрар илем” фестивалендә катнашып, призлы урын алган.
Әлмәт шәһәрендә “Сандугач сайрар илем” төбәк фестиваленең яңа сезоны ачылган. Быел ул 25нче тапкыр уза. Чара “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы кысаларында оештырыла. Бәйге төрле номинацияләрдә уза. Баулының 4нче гимназиясендә белем алучы Руфина Абдуллина (җитәкчесе – Ләйсән Османова) “Вокал. Халык җырын ялгыз башкару” номинациясендә чыгыш ясаган һәм өченче урынга лаек булган. Бу номинациядә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 59 чыгыш тәкъдим ителгән. Җиңүчегә 3нче дәрәҗәдәге диплом, акчалата премия һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев