Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы кызлары – җиңүче

Баулының “Вектор” яшьләр телестудиясе активисты Руфинә Гыймаевага “Алтын каләм – Золотое перо” фестиваленең гран-при бүләге тапшырылган.

Быел 6нчы мәктәпне тәмамлаган Руфинә Гыймаева XXIV балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең гран-при бүләгенә лаек булган – аңа Казан федераль университетының журналистика факультетына укырга керү хокукы да бирелгән.

Фестивальдә катнашкан тагын бер баулылы – 6нчы мәктәп укучысы, “Вектор” телестудиясен тәмамлаган Азалия Абзалдинова “Һөнәргә адымнар” номинациясендә җиңгән. Яшь журналистларның җитәкчесе Радэль Галимуллинга Татарстан яшьләр эшләре министрының рәхмәт хаты тапшырылган.

 

Фото: ММЦ "Яшьлэр доньясы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ