Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы хаҗилары изге сәфәрдән кайтты

Бүген Баулы шәһәренең “Өмет” мәчетендә шәһәр мөселманнары хаҗга барып кайткан якташларыбыз белән очрашты.

Изге җомга намазына халык байтак җыелган иде. Намаз укыганнан соң, корбанга чалынган сарык итеннән ашлар, төрле сыйлар куелган табыннар артына җыелдылар. Согуд Гарәбстанына хаҗга барып, изге ниятләрен үтәп кайткан мөселман кардәшләребез үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

– Ниһаять, без дә Әнвәр хәзрәт җитәкчелегендә хаҗ сәфәренә барып кайттык, – дип сүзен башлады Шалты авылыннан укытучы Римма Фатыйхова. – Мин моңа бик озак әзерләндем, булдыра алмам дип, куркып кына бардым. Үзем белән ике сумка дару да алган идем, берсен дә эчмәдем, Аллага шөкер. Алаһы тәгалә мондый изге эштә чыннан да ярдәм итә икән.

Хаҗилар Гарәбстанның таулы-таулы табигатен күреп, 55 градуслы кызулыгына түзеп, сәфәр кылган вакытта безнең илнең матур, мул булуына тагын бер тапкыр инанып кайтканнар.

– Ул яклар гел таудан гына тора, соры чүлләр. Йортлар да шул тауларга казып ясалган. Күзләр яшеллеккә сусап кайтты. Безнең табигать шулкадәр матур, булганның кадерен белеп торырга кирәк, – дип сөйләде баулылы Кадрия Хәлфетдинова.

Баулы мөселманнары барган төркемдә барлыгы 49 кеше булган. Алар арасында яшьләр дә күп. Юлдагы барлык авырлыкларны җиңеп, 33 көн саваплы ниятләрен үтәп кайтканнар алар.

– Хаҗ кылу – күпләр өчен гомерлек хыял. Ул хыялны тормышка ашыручылар сирәк. Мин үзем хаҗга икенче тапкыр барып кайттым, – ди Кәүсәрия апа. – Әгәр бүген кулыма хаҗ юлламасы тоттырып, иртәгә юлга чыгасы дисәләр, һич тә уйламыйча кабат барыр идем.

Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев