“Баулы-информ” редакциясенә яңа китап кайтты
Яңа китап тарихи әсәрләр укырга яратучыларның күңеленә хуш килер.
“Татмедиа” филиалы “Казан утлары” журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде. Ул – Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” китабы.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер лагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул сер дигән гриф астында саклана иде.
Фирдәвес Хуҗин “Суслонгер” әсәрендә, вакыйгаларны лагерьда булган авылдашлары исеменнән тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.
Китапта штурман-очучы Вәгыйз Гәрәев турындагы “Штурман язмалары” әсәре дә урын алган.
Китапны редакциядән (Баулы, Пионер урамы, 9) алырга була. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Реклама
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев