Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Баулы-информ” иң яхшы почтальоннарны бүләкләде

Бүген Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата алдыннан, Татар Кандызы почта бүлекчәсе хезмәткәрләре “Баулы-информ” редакциясенең акчалата бүләгенә лаек булды.

Редакция почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында “2021 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) газетасына язылуны иң яхшы оештыручы” конкурсын игълан иткән иде. Абунә кампаниясе нәтиҗәләре буенча, иң яхшы почта бүлекчәсе дип Татар Кандызы почта бүлекчәсе табылды. Әлеге бүлекчә хезмәткәрләре район газетасына абунә планын узган елга карата 100 процентка үтәделәр, ягъни былтыргы күрсәткечкә ирештеләр.
“Баулы-информ” редакциясе баш мөхәррире Евгения Леванова Венера Зәниевага һәм Асия Әхәтовага, тырыш хезмәтләре өчен, акчалата бүләк тапшырды.
Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ