Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында әлеге дата уңаеннан бәйрәм концерты узды.

Залда МВД хезмәткәрләре генә түгел, ә эчке эшләр органнары ветераннары да җыелды. Чөнки алар, хезмәттә булмасалар да, әле дә  эшләре өчен җан атып яшиләр.

Бәйрәмгә килүчеләрне Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тәбрикләде.

Чарада бер төркем хезмәткәрләр рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнде, мактаулы исемнәргә һәм истәлекле медальләргә ия булды.

Бәйрәмдә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары, шәһәр һәм район иҗади коллективлары чыгыш ясады.

Бу хакта тулырак итеп Баулы телевидениесе сюжетыннан карарга һәм “Хезмәткә дан” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев