Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы данын яклаганнар

Баулылар Бөгелмәдә ГТО буенча Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы беренчелегендә гомумкомандалык исәбендә икенче урынга ирешкән.

Баулылар барлык төр ярышларда да диярлек яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Ләкин атуда бераз сынатканнар. Эш шунда, районда ату буенча шөгыльләнергә әлегә шартлар юк. Шуңа да карамастан, команданың һәр әгъзасы призлы урын алган.

Команда әгъзалары икенчедән башлап, унберенчегә кадәр төрле  баскычларда катнашкан. 70 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр арасында безнең район данын Владимир Мурзакаев яклаган һәм өченче урынга лаек булган. Илгиз Ибраһимов (пенсионер), Илназ Кәрибуллин (5нче мәктәп), Дарина Фәрхетдинова (2нче мәктәп), Илназ Кутуев (3нче мәктәп), Леонид Жилин (“Бавлынефть” идарәсе, 2нче ЦДНГ) да – өченче урын ияләре.  Макар Гривцов (1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе), Юрий Евсеев (ЛПДС), Фәнил Төхбәтуллин (1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) үз баскычларында икенче урынга лаек булганнар. Эвелина Тухбатуллина, дүртенче баскычта иң яхшы нәтиҗәгә ирешеп,  беренче урын алган.

Фото:  ДЮСШ №2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев