Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баулы чувашларының мәдәниятен күрсәттеләр

Потап-Томбарлы авыл мәдәният йорты каршында эшләүче «Тарават» халык фольклор ансамбле Норлатта үткән «Уяв» Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.

Бәйрәм бер мәйданга бөтен Россиядән килгән кунакларны уникенче тапкыр җыйды. Анда Татарстаннан гына түгел, Самара өлкәсе, Чувашия, Башкортстан, Санкт-Петербург, хәтта чит илләрдән килгән иҗат коллективлары җыелган. Гадәттәгечә, бәйрәм җиргә каеннан ясалган казык  кагу йоласы белән башланган. Бу йола яхшы эшне башлап җибәрүне белдерә. Аннары аксакал күк һәм җир ияләренә мөрәҗәгать итеп, мул уңыш һәм  гаиләләргә иминлек сораган.

Потап-Томбарлының сәхнә осталары бәйрәмгә җыелучылар каршында ике халык җыры башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев