Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы Бөтендөнья чисталык көненә кушыла

Иртәгә, 15 сентябрьдә, Бөтендөнья чисталык көне узачак. Шул исәптән Баулыда да

Россиянең иҗтимагый оешмалары берләшеп, бар җирдә чүп-чар яту проблемасын хәл итү өчен, тарафдарлар табарга, шул нияттән 15 сентябрьдә Бөтендөнья чисталык көне уздырырга булган. Бу көнгә әзерлек кысаларында Баулыда беренче эш итеп чүплекләр ачыкланган.

Акция көнне биш мәйданчыкта өмә оештырылачак: вертолёт мәйданчыгы, 27нче микрорайонны шәһәр үзәге белән тоташтыручы җәяүлеләр күпере яны, 27нче микрорайондагы чишмә, терренкур һәм ачык бассейн территориясендә.
Бөтендөнья ак
циясендә һәркем катнаша ала.

Әлеге мәйданчыкларга килә алмасагыз, үзегезнең йорт урнашкан урамны, үзегез су ала торган чишмә янын җыештырып, уртак эшкә өлеш кертә аласыз. Иң мөһиме – битараф булмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев