Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы белән чиктәш төбәктә билгесез җанвар дистәләгән тавыкны ботарлап ташлаган

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә билгесез ерткыч ике дистә чамасы тавыкны ботарлап ташлаган.

30 октябрьгә каршы төндә бу җәнлек Чапаев урамындагы өч йорттагы тавыкларны харап иткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы «Октябрьский нефтяник» газетасына сылтама белән хәбәр итте.

Җәнлек пластик сетканы пычак белән кискән кебек кенә ерткан. Шул тишектән ул тавыклар янына кергән. Бер ишегалдында тугыз тавыкны ботарлаган.

Икенче ишегалдындагы ерткыч җирне казыган. Ул астан тишек ясап, тавыклар янына кергән. Алты тавыкны буып ташлаган, тагын өчесенең муенын чәйнәп өзгән.

Билгесез җанвар өченче йорттагы берничә тавыкны да ботарлап ташлаган.

Урынга килгән коткаручылар кош үләксәләрен экспертизага озатырга киңәш иткән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/bilgesez-anvar-bernich-yortta-dist-l-g-n-tavykny-botarlap-tashlagan/

Фото: Илнар Төхбәтов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев