Баулы балаларын бәйрәмгә чакыралар
Иртәгә, 4 июньдә, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Баулы районы мөхтәсибәте балалар өчен чара үткәрә.
“Гали” үзәк мәчете янында, шәһәрнең түбәнге өлешендәге скверда күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәм булачак. Программага төрле уеннар һәм конкурслар кертелгән. Ахырдан барлык балаларны да бәйрәм төшке ашы белән сыйлаячаклар.
Чара 4 июньдә сәгать 9да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев