Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы балалары мультфильм ясауда катнаша

Шушы көннәрдә “Татармультфильм” берләшмәсенең иҗат бригадасы безнең районда булып китте. Алар Баулыга өченче ел рәттән килде.

“Татармультфильм” берләшмәсе “Татарстан гасыры”  милли анимация фильмын төшерү эшен дәвам итә. 2017 елда башланган әлеге проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Иҗат бригадасы балалар белән очрашты. Рәссамнар – студия аниматорлары, видеороликлар күрсәтеп, патриотизм дәресе уздырдылар, Татарстан оешу һәм аның тарихы, шулай ук мультфильмнарның ничек төшерелүе хакында сөйләделәр.

Аннары анимация һәм иллюстрация буенча мастер-класс узды, аның барышында балалар үзләре мультфильм ясап карадылар. Рәсем темасы һәр елны үзгәреп тора. Былтыр балалар Баулының истәлекле урыннарын сурәтләсәләр, быел исә Баулы районының сәнәгать һәм тарихи-мәдәни үсешен чагылдырырга тиеш булдылар.

Проектта шәһәрдәге барлык мәктәпләрнең 1-8нче сыйныф укучылары, 35 яшь рәссам катнашты. Аларның барлык рәсемнәре сканер аша чыгарылып, мультфильм ясаганда кулланылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев