Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы балалар китапханәсендә җәй көне китаплар калмый диярлек

Хәзерге заман китапханәчесе нинди ул? Шул сорауга җавап табу ниятеннән, “Баулы-информ” хәбәрчесе Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан Баулы үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Гүзәлия Биктимерова белән аралашып кайтты.

Гүзәлия Рәшит кызы тумышы белән Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан. Аңа кечкенәдән китап җене кагылган дип әйтергә була.

“Мин алты балалы гаиләдә үстем, – дип сөйләде ул “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Әти-әни китап укырга яратканлыктан, безнең һәрберебезне газета-журналларга яздыра иделәр. Мин бәләкәйдән үк китап укырга яраттым, китапханәдәге китап исе ошый иде миңа, андагы бөтен китапны укып чыктым. Кайчагында китапханәче апа китап бирми иде миңа. Укытучылар миннән зарланган икән, чөнки мин дәрес вакытында да, качырып кына, китап укый идем”.

Гүзәлия ханым, китап укырга яратса да, мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәрен үзләштерә. Тик барыбер, китаплар дөньясы аны үзенә тарта: Баулыга күченгәч, үзәк балалар китапханәсенә эшкә урнаша, Алабуга мәдәният-агарту училищесында (хәзерге мәдәният һәм сәнгать көллияте) белем ала. Аның китапханәдә эшли башлавына да 30 ел узып киткән. Төрле буын балалары белән эшләгән тәҗрибәле китапханәче буларак, аның хәзерге заманда  балалар китапханәсендә эшләүченең һөнәри портретын ясавын үтендек.

“Балалар китапханәчесе булыр өчен, иң беренче чиратта, балаларны яратырга кирәк. Аларны яратсаң, эшләве шулкадәрле рәхәт һәм күңелле, – ди ул. – Минем төп эшем – балаларны каршы алу, аларны китап яисә башка төрле мәгълүмат белән тәэмин итү”.

Заман тормышыбызның барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, китапханәчеләргә дә яңа таләпләр куела. Бүген китапханәләр, эшне яңача итеп, заман таләпләренә туры китереп оештырырга тиешләр. Тематик күргәзмәләр ясау, компьютер һәм интернет челтәреннән куллану – көн таләбе. Баулы үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, шул исәптән, Гүзәлия Тиктимерова да нәкъ шул таләпләргә туры килерлек итеп эшлиләр. Аның сүзләренә караганда, мәгълүмати технологияләр көннән-көн тормышыбызга үтеп кергән заманда китапханәдә эшләве җиңелрәк.

“Заман белән бергә атларга тырышабыз, – ди китапханәче. – Төрле чаралар үткәргәндә, эшебездә презентацияләр, компьютер технологияләрен, уен элементларын  кулланабыз. Безнең эшебез – күмәк эш. Күргәзмәләр оештыру, чаралар үткәргәндә, аларның сценариен язу, уздыру, фотога һәм видеога төшереп, аны монтажлау, аның хакында социаль челтәргә мәгълүмат урнаштыру – бөтен коллектив белән бергәләп башкарыла торган эш”.

Компьютер технологияләре эшне җиңеләйтсә дә, ул басма китап укучыларның санын киметә, дигән фикер яшәп килә.

“Мин бу фикер белән бик үк килешеп бетмим, – ди тәҗрибәле китапханәче. – Безнең китапханәдә китап укучы балалар саны бик кимемәде. Элек, билгеле, күбрәк иде. Тик хәзерге заман балалары да калышмыйлар, китапны яратып укыйлар. Җәйге чорда китапхандә китап киштәләре бушый, яңа китаплар кайтканда бигрәк тә. Алар кулдан-кулга йөри, балалар көтеп кенә торалар”.

Баулы үзәк балалар китапханәсе мөдире Ландыш Субаева “Баулы-информ” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, Гүзәлия Биктимерова – һөнәри яктан бик белемле, заман белән бергә атлаучы, тырыш һәм җаваплы хезмәткәр.

Гүзәлия ханым тормыш иптәше Фларис белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары  Гөлназ белән Флорида Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Биктимеровлар гаиләләре белән китап укырга яраталар.

ФОТО: ЛӘЙСӘН СӘЕТГӘРӘЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев