Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы “Ак калфак” оешмасында яңа җитәкче

Татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җирле бүлеге әгъзалары кичә утырышка җыелды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – җирле оешмага яңа җитәкче сайлау иде.

Моңа кадәр бу вазыйфаны Светлана Мөхәммәтҗанова башкарды. Ләкин, төп хезмәт урынында эше бик күп булу сәбәпле, ул үзен бу вазифадан азат итүне сорады. Төрле фикерләр тыңланганнан соң, Баулы районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе итеп Римма Яруллинаны сайларга дигән карар кабул ителде. Аны райондашларыбыз җәмәгать тормышында актив катнашучы милли җанлы кеше буларак белә.

Очрашуда шулай ук якын киләчәккә планнар да каралды. Пандемия комачауламаса, ак калфаклылар баулылар өчен бик күп кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев