Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Башкортстанда дәрес вакытында мәктәп укытучысы вафат булган

Укытучы йөрәк җитешсезлеге аркасында һәлак булган дип фаразлана.

Мәктәптә дәресләр барганда Башкортстанда бер укытучы һәлак булган.

Башкортстанның Стәрлетамак районы Яңа Отрадовка авылында 13 сентябрь көнне физик культура һәм тормыш иминлеге дәресләреннән белем бирүче педагогның хәле начарлана. «Башинформ»га Россиянең эш һәм мәшгульлек федераль хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «укытучы тренерлар бүлмәсендә булган, документлар тутырган; ниндидер бер мизгелдә ул үзен начар хис иткән, аңын югалта башлаган һәм урындыктан егылган».

Белем бирү оешмасына ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм хокук сакчылары килгән. Медиклар укытучының вафат булуын белдергән.

«Полиция хезмәткәрләре вакыйга урынына килде. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, үлем җинаять характерында түгел», — дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-09-2021/bashkortstanda-d-res-vakytynda-m-kt-p-ukytuchysy-vafat-bulgan-5838392

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев