Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Башкортстанда 9 яшьлек малай ике аягын да өздергән

Башкортстанның бер авылында яшәүче бер хатын ике баласы белән төнгә каршы кукуруз басуыннан кукуруз чәкәннәре җыярга чыккан.

Алар якынлашып килүче комбайнны күрми калганнар. Ә кукуруз биек булып үсү сәбәпле комбайн штурвалы артындагы адәм боларны күрмәгән. Бермәл малайларның берсе чапкыч аппарат эченә кысылган. Бер сәгать буена аны аннан алырга маташканнар. Баланы авыр хәлдә Салават шәһәрендәге реанимациягә илткәннәр. Бала исән, авыр хәлдә, әмма ике аяксыз калган.

Комбайн йөртүче бик нык кайгыра, руль артына утырудан баш тарта икән. Моны аның авылдашы хәбәр итә:

- Ул бик яхшы кеше. Әгәр дә вакытында туктамаган булса, малайдан бөтенләй бер әйбер дә калмас иде. Кычкыру тавышлары ишетүгә үк туктаган. Хәзер ул начар йоклый, табиблар аңа төнгә уколлар ясый. Аны калтырата, ул комбайн руле артына артык утырмыйм дип әйтә.

Табиблар малайның хәлен авыр дип хәбәр иткәннәр. Хәле яхшырган очракта аңа бик озак тернәкләндерү курслары узарга туры киләчәк.

Чыганак: Ufa1.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев