Балаларның каникулы файдалы үтәчәк
Быел мәктәп яны лагерьлары яңа мавыктыргыч форматта эшли.
Районның белем бирү учреждениеләрендә 19-25 декабрьдә яңа ел чаралары үткәрелә. Быел балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бәйрәм кичәләре ата-аналардан башка узачак. Бу хакта тәрбия эшләре һәм балаларга өстәмә белем бирү методисты Анастасия Еремеева хәбәр итте.
Мәктәпләрдә кышкы каникуллар 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
23-30 декабрьдә мәктәп яны лагерьлары эшләү көтелә. Еремеева сүзләренә караганда, аларда 500 бала ял итәчәк. Быел мәктәп яны лагерьларының үзенчәлеге шунда: алар төрле профильләр буенча оештырыла. Мәсәлән, 6нчы мәктәптә – юл хәрәкәте кагыйдәләре тематикасы, 7нче мәктәптә – асоциаль тәртип профилактикасы, ә калган мәктәпләрдә – сәламәтләндерү һәм спорт темасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев