Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Айрат Хәйруллин мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әлмәт районы башлыгы булып эшләгән Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына билгеләнде. Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бу хакта Президент бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында әйтте.

«Соңгы вакытта Әлмәттә эшләп, Айрат Хәйруллин үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте, анда яхшы мәктәп узды. Хөкүмәттә эшләгәндә, ул «Электрон Хөкүмәт» системасы белән яхшы шөгыльләнде. Ул лаеклы кандидат. Электрон киңлектәге бурычларны хәл итәр дип уйлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул цифрлаштыру өчен җавап бирүче министрның муниципалитет, республика структурасын яхшы аңларга тиешлеген искәртте.

Министрлык белән идарә иткән Роман Шәйхетдинов исә Татарстан Премьер-министры урынбасары булды

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/05/187524/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев