Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылда тротуар төзиләр

Гомуми кулланылыштагы юлларда хәрәкәт итү иминлеген тәэмин итү өчен, Алексеевка авылында “Потап-Томбарлы – Татар Кандызы” автоюлы буйлап тротуар төзи башлаганнар.

Автоюл Алексеевканың үзәк урамы буйлап үтә.

– Көн саен бу юлдан бик күп автотранспорт уза, һәм ул куркыныч иде. Хатын-кыз үлеменә китергән авария әле дә онытылмый, – дип сөйләде безгә Удмурт-Ташлысы авыл җирлеге башлыгы Николай Дегтярёв. – Ел саен халык җыеннарында авыл халкы бу проблеманы күтәрә иде, һәм нәтиҗәдә безне ишеттеләр. Төзүчеләр инде ярты эшне башкардылар. Урам башында тротуарның бер өлеше инде асфальтланды. Юл эшчеләре иртән иртүк киләләр, һәм бертуктамый эшлиләр. Эшләрен технологияне саклап эшлиләр.

Николай Сөләйман улы сүзләренә караганда, проект төзегәндә, халык фикере дә исәпкә алынган. Авыл аксакаллары җыены үткәрелгән, тротуарны юлның уң ягыннан төзергә дигән карарга килгәннәр.

Тротуар төзүгә 12,6 миллион сум акча бүленгән. Озынлыгы 2,141 чакрым тәшкил итә. Бүгенге көндә борт ташын кую эше башкарылган. 300 метр участокта асфальт җәелгән. Эшне 15 июльгә тәмамлау планлаштырыла.

Авыл балаларының күбесе мәктәпкә, нигездә, шушы юлдан йөри, шуңа күрә тротуар төзүгә балаларның ата-аналары һәм, билгеле инде, мәктәп директоры бик шат.

– Тротуар салуны озак көттек. Яңа тротуар булгач, юл имин булыр, дип өметләнәм, – ди Алексеевка мәктәбе директоры Василий Данилов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев