Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл Сабан туйлары тыйнаграк узачак

Элек кайбер авылларда сабан бәйрәменә эстрада йолдызларын чакырсалар, быел күпчелек авыл җирлекләре, җирле артистлар башкаланыкыннан бер дә начар түгел, дигән фикергә килгәннәр.

Әйтик, Яңа Чүте авылында быелгы Сабан туеның үзенчәлеге – бәйрәмне эстрада йолдызларыннан башка үткәрү. Оештыручылар сүзләренә караганда, пандемия чорында халык күп җыелмасын өчен, алар шундый фикергә килгәннәр. Билгеле булганча, узган елларда, башкала артистлары катнашу сәбәпле, бу авыл Сабан туена кеше бик күп җыела иде.

Хәнсевәр авылын исәпкә алмаганда, барлык авылларда бәйрәм традицион форматта узачак. Хәнсевәрдә эстрада артистлары чыгышы, самолётта очу планлаштырыла. Ә менә Татар Кандызында авыл советы депутатлары Сабан туен уздырмый тору турында карар чыгарганнар, моңа санитар-эпидемиологик хәл, югары янгын куркынычсызлыгы һәм корылык йогынты ясаган. Аның каравы Томбарлы авыл җирлегендә, гадәттәгечә, ике Сабан туе булачак: 13 июньдә – төп бәйрәм, 19ында – традицион Әбиләр Сабан туе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев