Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә язгы чакырылыш тәмамланды

Бүген, 8 июльдә, агымдагы елның армиягә язгы чакырылышы төгәлләнде. Баулы һәм Ютазы районнарыннан 57 егет Россия кораллы көчләренә хезмәт итәргә китте.

Исегезгә төшерәбез: хәрби хезмәт хәрби бурычы турындагы закон нигезендә, язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды. Тик коронавирус пандемиясе аркасында хәрби комиссариат апрельдә һәм майның беренче яртысында дистанцион рәвештә эшләде. Медицина комиссиясе майның икенче яртысында эшли башлады.Россия кораллы көчләренә беренче төркем 23 майда китте.

– Хәрби комиссариатта хәрби хезмәткә чакырылыш белән бәйле барлык чаралар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чараларын саклап үткәрелде, – дип сөйләде безгә Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов.

Медицина комиссиясен үткәндә, халык күп җыелуны булдырмас өчен, армиягә китәсе егетләрне 10-15әрләп кенә чакырганнар.

– Хәрби комиссариатка керү урынында медицина посты булдырылды. Биредә шәхси саклану чаралары бирелә, контактсыз термометр белән егетләрнең температуралары үлчәнә, – ди Илшат Халитов. – Егетләрне җыелу пунктына махсус эшкәртелгән автобуста алып баралар, автобус йөртүченең коронавируска тискәре нәтиҗә турында белешмәсе бар. Җыелу пунктына баргач, ике анализ бирәләр – коронавируска экспресс-тест һәм авыздан мазок. Анализ нәтиҗәләре әзер булганчы, алар пычрак зона дип аталучы урында торалар, тискәре нәтиҗә булгач, чиста зонага күчәләр. Баулы егетләре арасында Ковид-19 белән авыручылар әлегә юк.

Россия кораллы көчләренә язгы чакырылышның соңгы төркеме – дүрт егет – бүген китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев