Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Антеннаны ничек дөрес сайларга?

Цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен, бүлмә антеннасы яки тышкы антенна кирәк. Телебашняга якын урында яшәсәгез, бүлмәгә куела торган зур булмаган антенна да ярый. Телебашнядан ерак урнашкан урыннарда әлеге антенна белән сыйфатлы сигнал алуда кыенлыклар туа яки сиганалны бөтенләй алып булмый. Мондый урыннар өчен тышкы антенналар сатыла, алар урамга тәрәзә янына яки балконга куела.

Кабул итү антеннасын сайлаганда, торак пунктта каршылык тудыручы биналар булуын, ландшафтны, ничәнче катта яшәвегезне исәпкә алу зарур. Кабул итү антеннасы телебашняга якынрак булган саен, сигнал кабул итү ышанычлырак.

Антенналар гади һәм көчәйткечле була. Гади антенна телебашнядан ерак булмаган урынга сигнал кабул итү өчен туры килә. Ул кабул ителә торган сигналны берни дә бозмый. Тик мондый антеннаның мөмкинлекләре чикле, әгәр сез телебашнядан ерак яшәсәгез яки тирә-юньдә биек биналар, агачлар кебек тоткарлыклар булса, аның мөмкинлекләре җитәрлек булмый.

Көчәйткечле антенналар кабул ителгән сигналның сыйфатын яхшырта. Иң беренче чиратта, алар авыл җирендә телебашнядан ерак уранашкан урында сигнал кабул итү өчен туры килә.

Әгәр антенна санлы эфир телевидениесе кабул итү өчен генә кирәк булса, дециметрлы диапазонлы (ДМВ) антенналар гына алсагыз да ярый. Бер үк вакытта аналог һәм санлы сигналлар кабул итү өчен, бөтендулкынлы антенна кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев