Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана капиталының калган өлешен бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алып булачак

Бу хакта Татар-информ агентлыгы яза.

Министрлар Кабинеты ана капиталының калган өлешен 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне алуга юнәлдерү кагыйдәләрен раслады. Акчаны Дәүләт хезмәтләре порталына, күп функцияле үзәккә, почтага мөрәҗәгать итеп алып булачак, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. 

Еш кына ана капиталы акчасының бер өлеше кала. Әлбәттә, ата-аналар аны кулланырга тели, әмма һәрвакытта да файдалана алмыйлар. Хәзер исә, әгәр аның күләме 10 мең сумнан артмаса, бу акчаны бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алып булачак. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга, күп функцияле үзәккә һәм почтага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Шул хактагы карарга кул куелды», – диде Мишустин вице-премьерлар катнашындагы киңәшмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, гаиләләр «дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәмнән тулы күләмдә файдалану» хокукына ия булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев