Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

90 яшьлек Баулы юбилярыннан озын гомерле булуның сере

9 июль көнне үзенең данлы юбилеен озын гомерле Марфа Александровна Шилова билгеләп үтте. Юбилярны котларга Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да килде.

Бу көнне Марфа Александровнаның йортында балалары җыелган. Кунак бүлмәсендә искиткеч ал розалар букеты хуш-ис аңкытып тора, өстәлдә бүләкләр - йорт хуҗасына 90 яшь тулган. Марфа Шилова - Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, хезмәт ветераны. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, 37 елдан артык «Баулынефть» җәмгыяте системасында хезмәт иткән. Марфа Александровна тормыш иптәше Иван Сергеевич белән бергә алты бала - өч кыз һәм өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Ул 22 ел элек тол калган, бүген кызы Людмила Ивановна карамагында гомер итә.

- Әниебез безгә яхшы тәрбия бирде. Аның ярдәме белән без тормышта күп нәрсәгә ирештек, эшләп пенсиягә чыктык. Гаиләбез зур һәм тату. Бүгенге көндә әнинең сигез оныгы, 15 оныкчыгы бар. Барысы да аны котлый, телефон иртәдән бирле шалтырый, - дип сөйли ул. Марфа Александровна үзенең яшьлек хатирәләре белән уртаклашты:

- Мин әти-әниемнең бердәнбер баласы булдым. Әтине фронтка алгач, без әни белән икәү калдык, - дип искә ала юбиляр. - Әтием сугыштан кайтмады. Сугыш тәмамлангач, фронттан солдатлар әйләнеп кайтты. Алар арасында минем булачак ирем Иван да бар иде. Без өйләнешеп тора башладык, әнием авыру булу сәбәпле, безнең белән яшәде. Мин үземә болай дидем - Ходай күпме бала бирә, барысын да үстерәм, тәрбия бирәм. Чөнки зур гаилә булып яшисем килде. Менә хәзер мин күп балалы әни, әби һәм карт әби. Балаларым кайсы-кая күчеп киттеләр, әмма мине онытмыйлар, гел шалтыратып торалар, яныма кайтып йөриләр. Балаларым тәрбияле, акыллы булып үстеләр.

Яшьрәк чагында Марфа Александровнаның хуҗалыгы зур булган, ул дуңгызлар, сыер асраган, бакча эшләрен яратып эшләгән. 80 яшькә кадәр бакчасын үзе утырткан, үзе караган. Шул ук вакытта өйдә дә, эштә дә җитешкән, балаларына да тәрбия биреп өлгергән.

- Мин гомерем буе кул эшләре белән шөгыльләндем. Кием-салым, кызларыма һәм үземә күлмәкләр тектем. Юрганнар да тегәргә туры килде. Чөнки кибетләрдә берәрсә дә юк иде ул чакта. Ә хәзер нәрсә кирәк, сатып алырга була, акчаң гына җитсен, - дип сөйләде юбиляр. Марфа Александровнаны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котладылар. Алар юбилярга чәчәкләр бәйләме, ил президентының традицион котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Рамил Хәкимуллович Марфа Александровнадан озын гомерле булуның сере белән кызыксынды.

- Бу сер хезмәттә, гел хәрәкәттә булудадыр, мөгаен. Мин гомерем буе эшләдем һәм, күрүегезчә, бүген 90 яшемне тутырып утырам. Кем уйлаган бит шушы яшькә җитәрмен дип, - көр тавыш белән җавап кайтарды Марфа Шилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев