Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

57 яшендә югары уку йорты ректоры вафат

Коронавирустан соң өзлегүдән уку йорты ректоры вафат

16 июньдә Уфада Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрының элеккеге урынбасары, Республика кооператив институты ректоры, Чернобыль АЭСында һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучы, запастагы полковник Фәнил Мәҗитов вафат булды. Аңа 57 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ул 1987 елда гражданнар оборонасы өлкәсендә эшли башлый, бу хезмәткә 28 ел гомерен бирә. Аннары белем бирү өлкәсенә күчә һәм Башкортстан кооператив институтын — Россия кооперация университеты филиалын җитәкли. Ул соңгы көннәренә кадәр институтта эшли.

Шул ук вакытта ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән элемтәләрен дә өзми. Бик ярдәмчел кеше була. Фәнил Мәҗитов төрле дәүләт бүләкләре иясе. Әлегә рәсми рәвештә расланмаган белешмә буенча, Фәнил Мәҗитов коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/57-yashend-yugary-uku-yorty-rektory-vafat-koronavirustan-so-zlegdn-dip-farazlana

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев