Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2024 елда бәйрәм көннәре

Яңа елның бәйрәм яллары 2023 елның соңгы көннәреннән – шимбәгә туры килгән 30 декабрьдән башлана. Шуңа күрә, 30 һәм 31 декабрьне дә кертеп, рәттән 10 көн ял булачак. 9 гыйнвар – яңа елда беренче эш көне.

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары (10 көн ял)

7 гыйнвар – Раштуа

Христианнарның дини бәйрәме якшәмбегә туры килү сәбәпле, аның ялы 2024 ел азагына – сишәмбегә туры килүче 31 декабрьгә күчерелә.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – (3 көн ял)

Әлеге бәйрәм җомгага туры килә. Нәтиҗәдә, 5 көнлек эш атнасында эшли торган кешеләр рәттән 3 көн – 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк. Бәйрәм алдындагы эш көне (22 февраль) 1 сәгатькә кыскарак була.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне (3 көн ял)

Әлеге бәйрәм җомгага туры килү сәбәпле, 5 көнлек эш атнасында эшләүчеләр рәттән 3 көн – 8, 9 һәм 10 мартта ял итә алачак. Бәйрәм алдындагы эш көне (7 март) 1 сәгатькә кыскарак була.

10 апрель – Ураза бәйрәме

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2024 елда Рамазан ае 11 мартта башлана. Ураза 30 көн дәвам итә һәм 10 апрельдә Ураза гаете белән тәмамлана. Быел ул чәршәмбегә туры килә.

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме (4 көн ял)

Бу бәйрәм атна уртасына – чәршәмбегә туры килә. Шуңа карамастан, май бәйрәменең яллары якшәмбедән – 28 апрельдән үк башлана. Ә 27 апрельдәге шимбә ялы 29 апрельгә – дүшәмбегә, 2 ноябрьнең шимбә ялы исә 30 апрельгә (сишәмбе) күчерелә. Нәтиҗәдә, 4 көн рәттән (28, 29, 30 апрель һәм 1 май) ял итәчәкбез.

9 май – Җиңү көне (4 көн ял)

Бу көн атна уртасына – пәнҗешәмбегә туры килә. Шуңа күрә 6 гыйнвардагы шимбә ялы 10 майга (җомга) күчерелә. Димәк, шимбә-якшәмбе ялларын да кертеп, 4 көн рәттән (9, 10, 11 һәм 12 май) ял итәчәкбез. Бәйрәм алдындагы эш көне (8 май) 1 сәгатькә кыскарак була.

12 июнь – Россия көне

Дәүләт бәйрәме чәршәмбегә туры килә. Алдагы көндә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарак була.

16 июнь – Корбан бәйрәме

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2024 елда Корбан гаете 16 июньгә – якшәмбегә туры килә.

30 август – Татарстан Республикасы көне (3 көн ял)

Бу бәйрәм җомгага туры килә. Димәк, шимбә-якшәмбе белән санаганда – 3 көн рәттән (30, 31 август һәм 1 сентябрь) ял көтелә.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне (2 көн ял)

Ноябрь башында безне 6 көнлек эш атнасы (28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр) көтә. Чөнки 2 ноябрьнең шимбә ялы 30 апрельгә (сишәмбе) күчерелгән.

Шуңа күрә 3 ноябрь – якшәмбе һәм дүшәмбегә туры килгән 4 ноябрь ял көннәре булачак.

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Татарстанның рәсми бәйрәме чәршәмбегә туры килә.

29, 30 һәм 31 декабрь – ял көннәре, аннары 2025 елның Яңа ел каникуллары башлана (3 көн ял).

2024 ел ахырында безне 6 көнлек эш атнасы (23 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр) көтә. 28 декабрьнең шимбә ялы дүшәмбегә – 30 декабрьгә күчерелә. Ә 31 декабрьгә 2024 елда якшәмбегә туры килгән 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме ялы күчә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев