2021 елга христиан бәйрәмнәре
Баулыларга 2021 елга христиан бәйрәмнәрен санап үтәбез
7 гыйнвар Раштуа бәйрәме. Гайсә пәйгамбәр туган көн.
19 гыйнвар Крещение бәйрәме. Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Судан чыккач, Гайсәгә күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә. Бәйрәмнең икенче исеме – “Ходайның күренүе” (Богоявление) дип атала.
15 февраль Ходайның очрашуы бәйрәме. Бу көнне Изге Ана сабый Гайсәне Иерусалим гыйбадәтханәсенә алып барган.
15 марттан Бөек пост 2 майга кадәр.
7 апрель Изге хәбәр көне. Бәйрәм Архангел Гавриилның Изге Анага күренүенә багышланган. Нәкъ менә ул аңа Гайсәне тудырачагын әйтә.
25 апрель Ходайның Иерусалимга керү көне. Православие динендәгеләр еш кына әлеге бәйрәмне Таллы якшәмбе дип атый һәм Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә. Бәйрәм Гайсәнең изге шәһәргә килүе белән бәйле.
2 май Пасха. Христианнар өчен иң төп һәм якты бәйрәм. Ул кешелек тарихында борынгы бәйрәмнәрдән санала, ел саен күчеп бара торган датада билгеләп үтелә. Асылда Пасха – Гайсә пәйгамбәрнең яңадан тууы хөрмәтенә уздырыла торган зур бәйрәм. Христианнар, Бөек постны тотып, алдан әзерләнә.
20 июнь Изге Троица көне. Бөек Пасхадан соң 50нче тәүлеккә туры килә.
28 ноябрьдән 6 гыйнварга кадәр – Раштуа посты.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев