Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2020 елда гаиләләр ай саен 9 мең сумнан артык президент түләүләрен ала алачак

Яңа елдан түләүләрне балага 3 яшь тулганчы алырга мөмкин – хәзер аның күләмен арттырдылар, ә вакытын озайттылар.

2020 елдан башлап Татарстанда беренче балалары булган гаиләләр бала өч яшькә җиткәнче һәр ай саен 9 мең 373 сум акча алачак. Әлеге ярдәм чарасы җан башына уртача керем өч кешедән торган гаиләгә 60 510 сумнан артмаган очракта каралган. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«2018 елдан башлап республикада һәм тулаем илдә беренче балалары туганда гаиләләргә айлык пособие түләү буенча зур программа гамәлгә ашырыла. 2020 елгы яңалык шунда - керемнәре ике яшәү минимумына яки өч кешедән торган гаилә кереме 60 мең 510 сумга җитмәсә, акча түләнәчәк», — дип сөйләде Зарипова.

Моннан тыш, быелдан түләү 3 яшь тулганчы бирелә. Беренчеләрдән булып, Анастасия һәм Илья Захаровлар гаиләсе документларны яңадан рәсмиләштерергә килгән.

«Мондый ярдәм яшь гаиләгә бик кирәк. Ай саен без 9 мең сум алабыз, һәм бу түләүләрне баланың 3 яше тулганчыга кадәр озайтулары бик яхшы», - диде Анастасия Захарова.

2019 ел ахырында әлеге федераль акчаларны Татарстанда 10 меңгә якын кеше алган.

Фото:http://://pixabay.com

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/society/06-01-2020/2020-elda-gail-l-r-ay-saen-9-me-sumnan-artyk-prezident-t-l-l-ren-ala-alachak-5714801

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев