2020 елда Баулыда 188 бала туды
2020 елда Баулы ЗАГС бүлегендә 188 сабый теркәлгән: 101 малай һәм 87 кыз. Шуларның 61е гаиләдә беренче бала, 61– икенче, 46 - өченче, 20-дүртенче, бишенче бала булып туган. Бер гаиләдә игезәкләр туган.
Иң яшь әнигә һәм әтигә 17 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 54 яшь.
Елның иң популяр исемнәре – Әмир, Артур, Алексей, Даниил (Данэль, Данил), Егор, Мухаммед (Мухаммад), Самир, Аделя, София (Сафия) һәм Милана.
ЗАГС бүлегендә 118 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Иң яшь каләшкә 17, ә кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә – 66, ә кәләшкә – 70 яшь.
2020 елда 100 аерылышу турында акт, 1 – уллыкка алу турында, 15 исем алыштыру, 42 – баланың әтисен билгеләү турындагы акт төзелде.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев