Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

1 гыйнвардан авылда яшәүчеләргә пенсия билгеләүдә үзгәрешләр керә

Киләсе елның башынннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучылар өчен яңалык көтелә.

Әлегә кадәр өстәмә пенсия алу өчен 30 ел эш стажың булу, беркайда да эшләмәвең һәм авыл җирендә яшәвең мәҗбүри булып тора иде. 2022 елдан пенсионерның яшәү урыны пенсия билгеләгәндә төп рольне уйнамаячак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарда яңа кагыйдә кертелде: авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән кешеләр шәһәр җиренә күчеп киткән очракта да пенсиягә өстәмә алачак. 

Хәтерләсәгез: 2019 елдан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре арткан иде. Ул биш йөз һөнәр вәкиле, шул исәптән агрономнар, умартачылар, мал табиблары, механизатор, инженер, машина йөртүче, энергетик, технологларга кагыла. Әмма бер шарт белән. Пенсионер авылда яшәсә генә. Шәһәргә күчеп китсә, өстәмә акчадан колак кага. Яшәгән урыны шәһәргә карый яки шәһәр дип үзгәртелсә дә, пенсиягә өстәмә түләнми.

Бу гаделсезлеккә Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин да игътибар иткән иде. Шуннан соң законга үзгәрешләр кертү буенча йөкләмә бирелде. “Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында шәһәр гражданнары булырга мөмкин. Бу түләүләрдә чагылырга тиеш түгел”, – ди хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар еблән очрашуда.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/1-gyynvardan-avylda-yashchelrg-pensiya-bilgeld-zgreshlr-ker

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев