Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Укытучылар халык дружиначысы таныклыгы алдылар

    Баулы районында берничә ел дәвамында Ирекле Халык Дружиналары эшләп килә. Ул җәмәгатьчелек тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында оештырылган.

    Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин тантаналы шартларда шәһәр укытучыларына халык дружиначысы таныклыгы тапшырды.

    Халык дружинасы гражданнарның ирекле берләшмәсеннән гыйбарәт һәм алар җәмәгать тәртибен тәэмин итәр өчен оештырылган. Бу дружиналар җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклауда катнашырга, җинаять кылуларны ачыкларга, административ хокук тәртибе бозуларны кисәтергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: