Татарстанда чит ил турларына бәяләр арта башлаган
Гыйнвар аенда Татарстанда чит ил турлары, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 3,6 процентка кыйммәтләнгән.
Чит илләргә бару кыйммәтләнә. Гыйнвар аенда Татарстанда чит ил турлары узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 3,6 процентка кыйммәтләнде, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлеге — Татарстан Республикасы Милли банкының матбугат хезмәте.
Декабрь аенда бәяләр узган елдагыга караганда бер процентка дип әйтерлек арзанрак иде. Чит ил сәфәрләренә булган ихтыяҗ бәя артуга китерде, чөнки чит ил курортларында эпидемия чикләүләре киметелде.
Моннан алдарак Татарстанда 2022 елның гыйнварында еллык инфляциянең 8,9 процентка кадәр артуы турында хәбәр ителгән иде. 2021 елның декабрендә ул 8,7 процент булган.
«Республикада бәяләр динамикасына яшелчә һәм җиләк-җимеш тәкъдим итүчеләрнең кимүе, шулай ук товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең чыгымнары артуы йогынты ясады», — дип аңлата Милли банк белгечләре.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев