Студентлар, укып бетергәч, Баулыга кайтырга ниятлиме?
Бүген Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Баулы районында туып-үсеп, башка шәһәрләрдә белем алучы студентлар арасында сораштыру уздырдык.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елны Татарстанда “Цифрлаштыру елы” дип игълан итте. Төрле һөнәрләрнең цифрлаштыру белән ни дәрәҗәдә бәйле булуын ачыклау ниятеннән, студентларның фикерләрен сораштык. Шулай ук аларның туган якларына мөнәсәбәтләре, киләчәккә планнары белән кызыксындык.
Кадрия Әхмәтҗанова:
– Мин Казан федераль университеты Яр Чаллы институтының инженер-икътисад көллиятендә программист һөнәрен үзләштерәм. Тумышым белән Татар Кандызы авылыннан. Авылымдагы әти-әниемне, әбиләремне, туганнарымны бик тә сагынам. Мин үзем укыйм да, эшлим дә. Шунлыктан, авылга сирәк кайтыла, 3-4 айга бер тапкыр гына. Шулай да авылыма кайткан саен, күңелем сөенә. Туган якларга кайту – үзе бер рәхәт бит ул. Киләчәктә Яр Чаллы шәһәрендә калырга планлаштырам. Әмма киләчәкнең нинди буласын без белмибез бит. Бәлки, кайчан да булса Баулыга да кайтырмын. Булачак һөнәремә килгәндә, программист – үзгә һөнәр. Монда “ыштан туздырып” йөреп булмый. Чөнки укытуның күп өлеше төгәл фәннәргә нигезләнгән. Программистның кирәклеге интернетның үсүе белән бәйле. Интернет челтәре бит хәзер зур, көчле. Аның эшен тәэмин итәр өчен, без бик кирәк. Шулай ук программистлар катлаулы технологияләр уйлап табарга сәләтле, ә бу цифралаштыру өчен бик мөһим. Булачак һөнәрем цифралаштыру белән турыдан туры бәйле. Монда уку авыр булса да, һөнәрем белән бер дә ялгышмадым, дип саныйм.
Алсу Сәетгәрәева:
– Мин кечкенәдән тарих белән кызыксынам, тарихи кинолар карарга яратам. Мәктәптә укыганда, иң яраткан фәнем тарих иде. Шуңа күрә, 11 сыйныфны тәмамлагач, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының тарих-география факультетына тарих бүлегенә укырга кердем. Белгечлегем – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Булачак һөнәрем цифрлаштыру белән дә бәйле. Чөнки белем бирүдә компьютерлар һәм башка техник җиһазлар көннән-көн ешрак кулланыла бара. Белем бирү процессы виртуальләштерелә, ягъни дистанцион белем бирү элементлары кулланыла. Мәсәлән, укытучылар төрле сайтлардан өй эшләре бирә, сайт ясау биреме дә булырга мөмкин. Югары уку йортын сайлаганда, аның Баулыдан бик үк ерак булмавын теләдем, шуңа Яр Чаллы шәһәрен сайладым. Зур шәһәрдә яшәү кызыклы, билгеле. Тик барыбер туган яклар – Баулы, Кызылъяр – сагындыра. Һәркемгә үзенең туган җире кадерледер. Мин дә укудан, шәһәр шау-шуыннан арып китсәм, гаиләмне сагынсам, кайтып, көч җыеп китәм. Безнең Баулы тыныч, матур бит. Кышкы ялларда да, Баулының үзәк мәйданын карап, яңа ел шәһәрчегендә булып киттем. Ә киләчәгемне мин, барыбер, зур шәһәр белән бәйләр идем. Бәлки, күңел туган якларга тартыр.
Илназ Әхмәтҗанов:
– Мәктәптә укыганда, яраткан фәнем география иде, карталар белән кызыксындым. Шуңа күрә карталар белән бәйле һөнәр сайладым. Хәзерге вакытта Әлмәт политехника техникумында геофизика бүлегендә белем алам. Көз көне Түбән Камада практика вакытында да кырда карта буенча үткәргечләр сузып йөрдек. Шулай ук без, компьютерда төрле технологияләр кулланып, схемалар сызабыз, нефть чыганакларын билгелибез. Булачак һөнәрем дә цифрлаштыру белән бәйләнештә булыр, дип уйлыйм. Чөнки цифрлаштыру тормышның барлык өлкәләренә үтеп керә, күп эшләр компьютер технологияләре ярдәмендә башкарыла. Геофизик эше дә искәрмә түгел. Киләчәктә мин Себердә яки Согуд Гарәбстанында эшләргә хыялланам. Әлегә исә бар көчемне белем алуга юнәлтәм. Атна саен, туган авылым Томбарлыга кайтып йөрим. Өйдә пешкән ризыклар, мунча, әти-әни, туганнар һәм дуслар – барысы да сагындырта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев