Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шәхси секторда яшәүче баулылар игътибарына

“ТР Электр челтәрләре” предприятиесе (Баулы энергорайоны), хезмәт күрсәтүче оешма алмашыну сәбәпле, шәхси секторда яшәүчеләрне су белән тәэмин итү һәм канализация хезмәтләренә килешүләрне яңадан төзергә кирәклеге турында хәбәр итә.

Килешүне рәсмиләштерү өчен, ресурс белән тәэмин итүче оешмага түбәндәге документларның күчермәләрен тапшырырга кирәк:

• паспорт (фотосурәт һәм теркәлү урыны булган битләр);

• җир участогына һәм йортка милек хокукын раслаучы документлар (күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан  күчермә);

баланс карамагын һәм файдалану җаваплылыгын чикләү акты (техник шартлар).

Документлар эш көннәрендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Баулы шәһәре, Салих Сәйдәшев урамы, 4 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85569) 6-21-02.

“ТР Электр челтәрләре” предприятиесе белән төзелгән килешү булмаган очракта, су белән тәэмин итү һәм канализация хезмәтләре өчен түләү куллану нормативы буенча исәпләнә. Бу очракта йортта теркәлгән яки фактта яшәүчеләр саны, шулай ук җәйге чорда бакчага сибү мәйданы һәм мал-туар асрау-асрамау исәпкә алына,  өч тапкыр арттыручы коэффициент кулланыла. Бу чара РФ Хөкүмәтенең 354 нче санлы карары белән расланган Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 60 нчы пунктында каралган.

Шулай ук, хезмәтләрдән килешүсез файдалану “үз белдеге белән файдалану” дип бәяләнергә мөмкин. Бу очракта, алда телгә алынган кагыйдәләрнең 62 нче пункты нигезендә, түләү су торбасының үткәрү мөмкинлегенә карап, тәүлек буе су куллану исәбеннән (секундына 1,2 метр тизлек белән) хисаплана.

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев