Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Роспотребнадзор башлыгы коронавирус буенча чикләүләрне өч этапта алырга тәкъдим итте

Беренче этапта Россиядә урамда спорт белән шөгыльләнүне һәм балалар белән йөрүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

оронавирус аркасында чикләүләр өч этапта гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе — Россия баш санитария табибы Анна Попова хәбәр итте.

«Без өч этапны тәкъдим итәбез. Аларның һәрберсендә төбәк башлыклары субъектларның баш санитария табиблары тәкъдиме буенча конкрет чаралар турында карар кабул итә алачак», — диде Анна Попова. Һәр этапта кешеләр бер-берсе белән аралаша алачак иҗтимагый киңлекләр исемлеген киңәйтү күздә тотыла.

Беренче этапта россиялеләргә урамда спорт белән шөгыльләнүне һәм балалар белән йөрүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр.Икенче этапта гаилә әгъзалары белән урамда йөрүне тыюны гамәлдән алу күздә тотыла. Мәгариф оешмалары һәм сәүдә нокталары эшли башлый, әмма килүчеләр саны чикләнәчәк.

Өченче этапта халык өчен җәмәгатьчелек киңлекләре — парк һәм скверлар ачылачак, әмма дистанция сакларга кирәк. Сәүдә объектлары чикләүләрсез эшли ала, кунакханәләр һәм җәмәгать туклану предприятиеләре эшли башлаячак.

Төбәкләрдә чикләүләрне бетерү өчен түбәндәге күрсәткечләр исәпкә алыначак: авыручылар саны арту темпы, коронавирус белән авыручылар өчен буш урын фонды һәм тест үткәрү күрсәткечләре.

Чараларны этаплап бетерү турындагы карарны төбәк башлыклары кабул итәчәк. Әгәр эпидемиологик вазгыять начарлана икән, куркынычсызлык чаралары яңартылырга мөмкин.

Фото:  /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-05-2020/rospotrebnadzor-bashlygy-koronavirus-buencha-chikl-l-rne-ch-etap-alyrga-t-k-dim-itte-5740951

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев