Республикада коронавирусның 103 яңа очрагы теркәлгән
11 гыйнварга булган мәгълүматка караганда, Татарстанда 43 749 кешегә COVID-19 диагнозы куелган.
Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа 103 очрагы теркәлгән. 33 кеше хастаханәгә салынган, 70 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыру йоктыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 71 кеше. Баулыда һәм Баулы районында коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев